news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне бозлавык булуы турында кисәтә

Автоинспекторлар ерак араларга чыкмаска киңәш итә.

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Синоптиклар фаразлары буенча, 8 декабрьгә кадәр Татарстанда яңгырлы һәм җепшек карлы һава торышы сакланачак. Юлларда булган бозлавык һәм карт көртләре кинәт кенә автомобиль белән идарә итүне югалтуга китерергә мөмкин. Бу хакта республика автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләргә бозлавык шартларына туры килә торган тизлек сайларга киңәш итә. Рульдәгеләр куркыныч тудыручы маневрлар ясамауны, бигрәк тә каршы як хәрәкәт юлына чыкмаска кирәклеген истә тотарга тиеш.

Автоинспекторлар бик кирәк булмаганда торак пунктлардан ерак чыкмаска киңәш итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot