Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе автомәктәпләр рейтингын төзегән
Исемлектә якынча 180 автомәктәп тәкъдим ителә, аларның тулы исемлеген ведомствоның рәсми сайтында табарга мөмкин.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан ЮХИДИ автомәктәпләрнең рейтингын төзеде. Бу мәктәпләрдә укучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча имтиханны беренче тапкырдан тапшырган. Республика Дәүләт автоинспекциясендә шул хакта сөйләделәр.
Рейтинг 180нән артык автомәктәп укучыларының беренче тапкырдан теория һәм практика буенча имтихан тапшыру нәтиҗәләре буенча төзелгән. Уку йортларының тулы исемлеге Татарстан ЮХИДИ сайтына куелган.
Республика Дәүләт автоинспекциясендә машина йөртүчеләргә автомәктәп сайлаганда рейтинг белән танышырга, ә уку йортлары башлыкларына нәтиҗә ясарга һәм җитешсезлекләрне бетерергә киңәш итәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз