Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Дәүләт автоинспекторы Питрәч районындагы юл һәлакәте нечкәлекләрен сөйләде
Ленар Габдерахманов белдергәнчә, чит ил машинасы һәм “Лада” йөртүчеcе бәрлешүдән качарга тырышканнар, икесе дә юл кырыена чыккан.
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Елисеев). Республика Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ленар Габдерахманов бүген матбугат конференциясе үткәрде. Ул анда Питрәч районында булган коточкыч юл-транспорт һәлакәте нечкәлекләре турында сөйләде.
Юл-транспорт һәлакәте аркасында “Лада” йөртүчесе һәм аның өч пассажиры алган имгәнүләрдән шунда ук үлгән. Тагын бер пассажиры Арча үзәк район хастаханәсенә озатылган. «Хенде Крета» йөртүчесе, аның ике пассажиры, шул исәптән 5 яшьлек бала һәм авырлы хатын-кыз шулай ук Арча үзәк район хастаханәсенә озатылган.
Татарстан Дәүләт автоинспекторы чит ил машинасының, бәрелешкәнче, зур тизлек белән хәрәкәт итүен белдерде.
“Тормоз юлы бөтенләй булмаган. Юл приборлары буенча карадык, ул 12.30 сәгатьтә Яшел Үзән юл чишелешендә булган, ә һәлакәт 13.30 сәгатьтә килеп чыккан. Машина күзәтү приборларына эләкмәгән, әмма ул араны бер сәгатьтә узуын исәпкә алсак, бик тиз хәрәкәт иткән”, - диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдерахманов.
Ленар Габдерахманов белдергәнчә, чит ил машинасы һәм “Лада” йөртүчесе бәрлешүдән качарга тырышканнар, икесе дә юл кырыена чыккан. Әмма башка йөртүчеләр «Хендэ» автомобилен үз полосасына кире кертмәгән булырга мөмкин.
“Әгәр йөртүче каршы як полосага чыккан икән, ничек тә юл буена туктагыз. Аннары безгә видео җибәрегез, без гаеплегә җәзасын бирербез”, - дип сөйләде ул.
«Хендэ» йөртүчесе хәзер хастаханәдә ята. Чит ил машинасындагы бала махсус утыргычта булмаган, ул авыр хәлдә. 11.00 сәгатьләрдә аңына килмәгән иде. Аны Балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр. Шулай ук “Лада”ның исән калган пассажиры да авыр хәлдә.
Ел башыннан Татарстан юлларында 7 кеше үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз