news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан дәүләт автоинспекторлары трассада машинасы ватылган шоферга ярдәм иткәннәр

Оренбургтан Казанга юнәлгән машинаның кинәт двигателе сүнгән.

Татарстан дәүләт автоинспекторлары трассада машинасы ватылган шоферга ярдәм иткәннәр
ГИБДД МВД по РТ

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан полицейскийлары юлда машинасы ватылган шоферга ярдәм иткәннәр. Бу хакта республика дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе идарәсенә Казан кешесеннән Рәхмәт хаты килгән. Ул Оренбургтан Казанга юнәлгәндә машинасы ватылып, чак кына туңмый калганлыгын язган.

Әлмәт районының 256нчы километрында машинасы ватылган. Төзәтә алмаган, өши башлаган.

Узып баручы ЮХИДИ хезмәткәрләре Шәйхенуров Илдар һәм Горбунов Алексей авария билгесен күреп туктаган.

Полицейскийлар патруль машинасында аны якындагы автомагазинга озатканнар. Кирәкле детальләрен алып, машинасын төзәткәч кенә автоинспекторлар да, ул да юлларын дәвам иткән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot