news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт архивының Казан үзәгендәге борынгы бинасы төзекләндерүгә мохтаҗ

Өч ел эчендә Татарстанның муниципаль архивлары биналарын төзекләндерүгә инвестицияләр 150 млн сумнан артып киткән.

Татарстан Дәүләт архивының Казан үзәгендәге борынгы бинасы төзекләндерүгә мохтаҗ
архив/Рамиль Гали

(Казан, 11 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Казан үзәгендә 1893нче елда төзелгән Татарстан Дәүләт архивының беренче махсуслаштырылган бинасы төзекләндерүгә мохтаҗ. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова әйтте.

“Бүгенге көнгә кадәр Кремль урамы, 12/20 йорт адресы буенча урнашкан архив бинасын төзекләндерү мәсьәләсе хәл ителмәгән. Ул – 1893нче елда төзелгән архивның беренче махсуслаштырылган ике катлы бинасы. Бина ул вакытта Казан округ судының архивына билгеләнгән булган”, - диде Гөлнара Габдрахманова.

Ул республикада Татарстан Президенты һәм республика хөкүмәте ярдәмендә тормышка ашырыла торган муниципаль архивларга капиталь ремонт ясау программасы турында сөйләде. Төбәктә документларны кәгазь һәм электрон формада саклау өчен барлык шартлар да тудырылган. Республика акчалары хисабына өч ел эчендә 46 муниципаль архивның кырыгына ремонт ясалган.

“Ремонт эшләренә инвестицияләр 150 миллионнан артык сумма тәшкил итте. Үткәрелгән эшләр нәтиҗәсендә киштәләрнең гомуми озынлыгы 26 процентка артты һәм 97 км тәшкил итте. 2019 елда капиталь ремонт программасы дәвам итә. Бүлеп бирелгән акчалар күләме – 50 млн сум. Капиталь ремонт программасы фонында 9 муниципаль архивка яңа биналар бүлеп бирелде”, - диде ул.

Гөлнара Габдрахманова Татарстанның Дәүләт архивы 2018 елда Казанда яңа бинага күчүен дә билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100