news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт архивында Сибгат Хәкимнең 105 еллыгына интернет-күргәзмә ачылды

Виртуаль экспозициядә шагыйрьнең тормышын һәм иҗади эшчәнлеген яктырткан документлар урын алган.

 (Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанның Үзәк дәүләт тарихи-сәяси документлар архивы татар шагыйре Сибгат Хәкимнең тууына 105 ел тулуга багышланган интернет-күргәзмә ачты. Бу хакта Татарстанның Архив эшләре буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт архивының Аrchive.gov.tatarstan.ru рәсми сайтында тәкъдим ителгән виртуаль экспозициядә Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатының тормышын һәм иҗади эшчәнлеген яктырткан документлар урын алган. Алар арасында – шагыйрьнең Татарстан Дәүләт ахивында сакланучы автобиографиясе, фотографияләре, характеристикасы, хатлары һәм башка документлары бар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100