news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт архивында Рөстәм Яхин кулы белән төзәтмәләр кертелгән ноталар саклана

Татарстан Дәүләт архивы, Татарстан гимны авторы, композитор Рөстәм Яхинның туган көне алдыннан композиторга бәйле документларны тәкъдим итте.

(Казан, 15 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Татарстан Дәүләт архивы Татарстан гимны авторы, Г.Тукай премиясе лауреаты Рөстәм Яхин туган көне алдыннан үзләрендә сакланган композитор белән бәйле документларны тәкъдим итте. Күргәзмә Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетында оештырылган иде.

Күргәзмәгә Татарстан Милли архивында сакланган язма документлар куелган. Болар, нигездә, СССР Совет композиторлар берлеге, Китап нәшрияты кебек төрле учреждениеләрнең документлары – оешмаларның «дело»лары, беркетмәләр, афишалар, программалар, газета-журнал редакцияләрендә кулланылган фоторәсемнәр. Кадерле документлар арасында Рөстәм Яхинның Союзның Кадрлар бүлеге өчен үз кулы белән язылган автобиографиясе, ноталарның композитор үз кулы белән төзәткән вариантлары бар. Фоторәсемнәр - өчәү, архив хезмәткәрләре әйтүенчә, тагын ике негатив та саклана. Ноталар арасында Татарстан Дәүләт гимны итеп сайланган «Туган ягым» җырының нотасы юк.

Композиторның туган көне алдыннан оештырылган күргәзмәдә Рөстәм Яхин белән турыдан-туры бәйле 20ләп документ күрсәтелгән. Алар белән Дәүләт архивының баш архивисты Илһамия Әлмөхәммәтова һәм Уку залы секторы мөдире Любовь Хуҗиева таныштырды.

«Рөстәм Яхин белән бәйле документлар архивта күп түгел, әмма бездә булган документлар моның белән генә чикләнми. Архивта Рөстәм Яхинның катнашы булган күп төрле документлар саклана. Әйтик, Композиторлар берлеге уздырган җыелышларның беркетмәләре булырга мөмкин, төрле оешмаларда әгъза булып торуы турында шул оешма документлары, - ди Архивның Уку залы секторы мөдире Любовь Хуҗиева. - Бездә Казан консерваториясе фонды бар. Әмма Яхин анда ике ел гына эшләгән, документларда бик күренми, ә менә төрле концерт программаларында ул бик күп - Казанга кайтуга бик еш яңгырый башлаган».

Архив белгечләре әйтүенчә, архивта Рөстәм Яхинның шәхси документлары юк, алар тапшырылмаган. Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ирада Әюпова да бу проблеманың булуын әйтә.

Күргәзмәне оештыручылар Рөстәм Яхин белән бәйле документларны бәлки халыктан сораргадыр дигән фикердә. «Бәлки, кемдәдер ниндидер фотолар, төрле документлар сакланадыр. Бәлки, халыкка мөрәҗәгать итеп караргадыр», - ди Любовь Хуҗиева.

Иртәгә Казан Дәүләт консерваториясе каршында – шәһәр үзәгендәге Зур Кызыл урамы скверында СССРның халык артисты, Татарстан гимны авторы, Г.Тукай премиясе лауреаты Рөстәм Яхинга һәйкәл ачыла.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100