news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт архивында бердәм архив системасы эшләнгән

Тикшеренүчеләр киләчәктә документларның электрон үрнәкләрен архивларга килмичә, бердәм архив системасы аша күрә алачаклар, - диде Г.Габдрахманова.

Татарстан Дәүләт архивында бердәм архив системасы эшләнгән
Султан Исхаков

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасы Дәүләт архивында бердәм архив системасы эшләнгән. “Тикшеренүчеләр киләчәктә документларның электрон үрнәкләрен архивларга килмичә, бердәм архив системасы аша күрә алачаклар”, - диде Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә.

Гөлнара Габдрахманова Дәүләт архивында эшләнгән система мөмкинлекләре турында сөйләде. “Бездә бердәм архив системасы эшләнде. Биредә без киләчәктә тикшеренүчеләр сорый һәм куллана торган документларны беркетеп барырга планлаштырабыз. Алар киләчәктә әлеге документларның электрон үрнәкләрен архивларга килмичә генә, бердәм архив системасы аша күрә алачаклар. Системада без киләчәктә Татарстан Республикасының барлык оешмаларында һәм дәүләт хакимияте органнарында булган документларны урнаштыру һәм кабул итү эшләре алып барырга планлаштырабыз”, - диде ул.

Гөлнара Габдрахманова башка системаларны да атады. “Шулай ук бездә штрих-кодка салу, тану системалары да эшли. Алар фотографияләрне дә, авазларны да таныйлар. Шулай ук Декабристлар урамында яңа бинабыз да төзелә”, - диде ТР архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100