news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт архивында барлык кешенең шәҗәрәсен бердәм платформага кертергә җыеналар

Платформада иң якын туганнар турында мәгълүмат эзләп табу мөмкинлеге булыр дип уйлыйбыз, диде Гөлнара Габдрахманова.

Татарстан Дәүләт архивында барлык кешенең шәҗәрәсен бердәм платформага кертергә җыеналар
архив/Михаил Захаров

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, мәгълүмати платформа ясап, анда барлык кешенең шәҗәрәсен кертергә ниятли. “Платформада иң якын туганнар турында мәгълүмат эзләп табу мөмкинлеге булыр дип уйлыйбыз”, - диде Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә.

“Киләчәктә безнең планнарда мәгълүмати платформа ясау һәм анда безнең шәҗәрәләрне кертү ниятләре дә бар. Белгәнегезчә, Төркиянең дәүләт хезмәтләре порталында үз исем-фамилияңне язып, якын туганнарыңны табарга була. Инде бездә дә, андый ук күләмдә булмаса да, иң якын туганнар турында мәгълүмат эзләп табу мөмкинлеге булыр, дип уйлыйбыз. Киләсе елгы планнарыбызда шушындый эшләр дә бар”, - диде Гөлнара Габдрахманова.

  • “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында архив эшен үстерү өчен грант ярдәмен алу һәм “Минем шәҗәрә” конкурслары турында сөйләштеләр. Әлеге конкурслар Татарстан Республикасында Россия һәм Татарстан дәүләт архив хезмәтләренең 100 еллыгына әзерләнү кысаларында үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100