news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт архивына шәҗәрәгә мәгълүмат алу өчен 1621 сорау килгән

Матди мөмкинлекләре булган кешеләрнең интеллектуаль әйберләр белән кызыксынуларына без бик шатланабыз, диде Гөлнара Габдрахманова.

Татарстан Дәүләт архивына шәҗәрәгә мәгълүмат алу өчен 1621 сорау килгән
Султан Исхаков

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Дәүләт архивына, 2018 елның өч кварталы нәтиҗәсендә, шәҗәрәгә мәгълүмат алу өчен генә 1621 сорау килгән. “Матди мөмкинлекләре булган кешеләрнең интеллектуаль әйберләр белән кызыксынуларына без бик тә шатланабыз”, - диде Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә.

Гөлнара Габдрахманова шәҗәрә белән аеруча кызыксынган кешеләрне атады. “Бүген без бирегә үзебезнең берничә проектыбыз турында сөйләшергә килдек. Чаралар Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә быел тормышка ашырылачак. Иң күп сораулар безгә шәҗәрәгә мәгълүмат алу өчен килә. Безгә шушы өлкәдә 2018 елның өч кварталы нәтиҗәләре буенча гына да 1621 сорау килде. Кешеләр, бигрәк тә өлкән буын, үзенең тамырлары белән бик нык кызыксына. Һәм без матди мөмкинлекләре булган кешеләрнең шушындый интеллектуаль әйберләр белән кызыксынуларына бик тә шатланабыз”, - диде ТР архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивының фәнни тикшеренүләр һәм басмалар буенча директор урынбасары Илдар Шафиков та үз фикерен әйтте. “Без, мөгаен, кешеләргә әлеге сораулар кызык була башлаган мизгелгә килеп җиткәнбездер. Кешеләр бу мәсьәләгә хәтта акча сарыф итәргә дә әзер”, - диде ул.

  • “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында архив эшен үстерү өчен грант ярдәмен алу һәм “Минем шәҗәрә” конкурслары турында сөйләштеләр. Әлеге конкурслар Татарстан Республикасында Россия һәм Татарстан дәүләт архив хезмәтләренең 100 еллыгына әзерләнү кысаларында үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100