Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Дәүләт архивына 5 сорау буенча еш мөрәҗәгать итәләр
Мөрәҗәгатьләр арасында беренче урында кайдадыр эшләгәнлеккә хезмәт хакы турында белешмә сорала.
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 2017 елда Татарстан Дәүләт архивына нәсел шәҗәрәсен белергә теләүчеләрдән 2 меңнән артык гариза алынган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 25 декабрь көнне булып узган матбугат очрашуында Татарстан Республикасның Архив эше буенча дәүләте комитеты рәисе Ирада Әюпова белдерде.
“Татарстан Дәүләт архивына мөрәҗәгать итүләрнең юнәлешләре билгеләнгән. Архивларга мөрәҗәгать итүчеләрне системага салсак, без биш категория буенча заказлар кабул итәбез, – ди Ирада Әюпова.
1. Кайдадыр эшләгәнлеккә хезмәт хакы турында белешмәләр;
2. Җир кишәрлекләренә һәм башка милеккә хокукларны ачыклау;
3. Нәсел документлары;
4. Дәүләт бүләкләре буенча белешмәләр сорату;
5. Теге яки бу уку йортында укыганлыкны раслату”.
Болардан тыш архив фондларыннан авыл тарихлары, төрле биналар, аларның проектлары турында белешмәләр соратучылар да бар.
Метрика кенәгәләре – уку залларына аеруча яратып сорала торган юнәлеш. 2018 ел уртасына алар тулысынча электрон версиягә күчереп бетерелер дип көтелә. И.Әюпова сүзләренә караганда, гаризаларның 1,2 меңе кешеләрнең гражданлык хәленә нисбәтле. Архивка мөрәҗәгать итүчеләргә җайлы булсын өчен, цифрлаштырылган документлар 2,3 процент тәшкил итәчәк. Бу 73 мең “эш”, ягъни саклау берәмлеге дигән сүз.
Цифрлаштырылган документлар архивның бердәм мәгълүмат системасына кертелә һәм алар белән Республика Дәүләт архивының рәсми сайтында да танышырга мөмкин булачак.
Шунысы да мөһим: 2018 елдан Дәүләт архивына юлланган соратулар һәм гаризаларны дәүләт хезмәте порталы аша да башкарырга мөмкин булачак.
Белешмә өчен: Татарстан Дәүләт архивы фондларында 4 миллионнан артык саклау берәмлеге теркәлгән. Шулай ук, инкыйлабка кадәрге, хәтта аннан да алдарак елларда нәшер ителгән ике миллион газета, китаплар саклана.
2018 елда Татарстан Дәүләт архивы үзенең 100 еллыгын бәйрәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз