news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт архивы яңа бәйгеләр игълан итте

Республикада “Минем шәҗәрә”, "Архив эше" һәм "Муниципаль архивлар" бәйгеләре уза.

Татарстан Дәүләт архивы яңа бәйгеләр игълан итте
Султан Исхаков

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Дәүләт архивы яңа бәйгеләр игълан итте. Республикада “Минем шәҗәрә”, "Архив эше" һәм "Муниципаль архивлар" бәйгеләре уза. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Минем шәҗәрә” бәйгесе 1 октябрьдән алып 25 октябрьгә кадәр дәвам итә. Бәйгедә мәктәп балалары һәм профессиональ белем бирү оешмаларында укучы 18 яше тулмаган студентлар катнаша ала. Балигъ булган яшьләр әлеге бәйгедә аерым төркем булып каралачак. 18 яше тулмаганнар арасында беренче төркемдә – 1-4 класс укучылары, икенче төркемдә – 5-8 класс укучылары, өченче төркемдә – 9-11 класс укучылары һәм дүртенче төркемдә – 18 яше тулмаган студентлар катнаша. Бәйгедә кечерәкләр рәсемнәр тәкъдим итсәләр, өлкән классларга һәм студентларга фәнни хисап һәм доклад якларга туры киләчәк.

Бәйгедә һәр төркемдә дә җиңүчеләрне билгеләячәкләр. 1нче урынга – планшет, 2 нче урынга – кесә телефоны һәм 3нче урынга – электрон китап тапшырылачак. 18 яше тулган төркем җиңүчеләренә диплом һәм акчалата премия каралган: 1нче урынга – 50 мең, 2нче урынга – 30 мең һәм 3нче урынга  20 мең сум биреләчәк.

Архив эше һәм муниципаль архивлар бәйгеләрендә көндәшләр грант оту өчен ярышачаклар. Архив эше бәйгесендә 15 грант уйнатыла. Җидесе – Россия Федерациясе Архив фонды һәм башка архив документлары сакланышын тәэмин итү проектларына ярдәм итү бәйгесе җиңүчеләренә бирелсә, калган 8 грант – Россия Федерациясе Архив фонды һәм башка архив документларын популярлаштыру һәм куллану проектларына ярдәм итү бәйгесендә җиңү яулаган муниципаль архивларга тапшырылачак.

Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова “Минем шәҗәрә” бәйгесе турында сөйләде. “Бу бәйге инде безнең 1 октябрьдә игълан ителде. Ул балалар һәм яшүсмерләр өчен оештырыла. Әйткәнемчә, бәйгенең үз таләпләре бар. Баланың яшенә карата куелган таләпләр ул. Мин әлеге бәйгене безгә бик кирәк дип саныйм. Һәрбер бала үзенең әби-бабаларын, әби-бабасының әти-әниләрен белергә һәм алар белән кызыксынырга тиеш. Алар кем булганнар, ничек итеп яшәгәннәр, кайда туганнар, тормышлары нәрсә белән бәйле булган һәм башкалар. Моны белү баланың үзенең тормышта кем булуына зур йогынты ясый. Билгеле, бәйгене әти-әни ярдәменнән башка үткәреп булмый. Алар балалары белән бергә, кирәкле мәгълүмат туплап, бу өлкәдә белем җыярга тиешләр”, - диде Гөлнара Габдрахманова.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивының фәнни тикшеренүләр һәм басмалар буенча директор урынбасары Илдар Шафиков та үз фикерен әйтте. “Бу елдан башлап “Минем шәҗәрә” бәйгесе традициягә әйләнер дип ышанабыз. Мондый дәрәҗәдә ул әле беренче тапкыр үткәрелә. Быел бәйге Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза. Киләсе елларда да ул быелгы рәвештә узар дип ышанам”, - диде ул.

  • “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында архив эшен үстерү өчен грант ярдәмен алу һәм “Минем шәҗәрә” конкурслары турында сөйләштеләр. Әлеге конкурслар Татарстан Республикасында Россия һәм Татарстан дәүләт архив хезмәтләренең 100 еллыгына әзерләнү кысаларында үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100