news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан дәүләт архивы цифрлаштырылган документлар санын өч тапкырга арттырачак

Цифрлаштырылганнан соң документлар күбрәк файдаланылачак, дип җиткерә Татарстанның архив эшләре буенча дәүләт комитеты башлыгы Ирада Әюпова.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ", Анна Тарлецкая). Татарстан дәүләт архивы 2018 ел башына цифрлаштырылган документлар санын, 2016 ел белән чагыштырганда, өч тапкырга арттырырга планлаштыра. Ул вакытка документларның бер процент чамасы гына электрон төргә күчерелгән булган.

“Хәзер безнең саклауда миллионлаган документлар һәм һәр көн аларның саны арта баруын истә тотарга кирәк. Шулай итеп, цифрлаштыру тукталмый торган эш булачак”, - дип билгеләп үтте Татарстанның архив эшләре буенча дәүләт комитеты башлыгы Ирада Әюпова.

“Татарстан Архив фондында 4 млннан артык эш саклана. Татарстан дәүләт архивында шулай ук 2 млн китап һәм газета бар, алар республикада 1926 елдан басылып килгән матбугат басмалары. Аларны цифрлаштыру саклау өчен генә түгел, ә аларны куллануны җиңеләйтү өчен дә эшләнә”, - дип җиткерә Әюпова.

Киләсе елга Татарстан дәүләт архивы белгечләре Мәскәүдә “Пергаменттан цифрлаштыруга” дип аталган халыкара конференциядә катнашып, бу өлкәдәге вәзгыять турында сөйләшәчәк.

2018 елның ноябрь аенда Татарстан дәүләт архивы үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100