news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт архивы төбәк тарихын өйрәнүчеләрне архивтан файдаланырга чакырды

"Бергә хезмәт итик", - диде "Гасырлар авазы" журналы баш мөхәррир урынбасары.

Татарстан Дәүләт архивы төбәк тарихын өйрәнүчеләрне архивтан файдаланырга чакырды
Расих Фасхутдинов

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). "Гасырлар авазы" - "Эхо веков" журналы редакторы урынбасары Гөлназ Латыйпова төбәк тарихын өйрәнүче тарихчыларны Татарстан Дәүләт архивы материалларын кулланырга чакырды. Искәртеп үтик, бүген Казанда II Бөтендөнья татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенының икенче көне уза. Бу минутларда делегатлар методик семинарда фикер алыша.

"Гасырлар авазы" журналы редакторы урынбасары Гөлназ Латыйпова коллегаларын  Татарстанның архив хезмәте белән таныштырды. "Республиканың архив хезмәте быел Татарстан Президенты патронажы астында эшли башлады.  Бүгенге көндә архивта 6 млн эш саклана. Бу - Идел буе төбәкләрендәге иң бай архив. Архивта ун мең метрика кенәгәсе бар. Шуның дүртесе мөселманнар тормышына багышланган", - диде ул.

Иң зур метрика кенәгәсе Башкортстанда саклана дип әйтеп узды редактор урынбасары.  Аның сүзләренчә, метрика кенәгәсе дүрт бүлектән тора. Имам хронологик рәвештә баланың туган елын, туган көнен, исемен теркәгән. Шулай ук өйләнешү, аерылышу, үлем турындагы мәгълүматлар да бар. Үлем турындагы мәгълүматлар гомер озынлыгын күрсәтә. Медицина турында белемнәр булмау сәбәпле, гомеренең беренче елында балалар еш үлгән. Метрика кенәгәсе - универсаль басма, ул демографиянең барлык күренешләрен күрсәтә һәм анализларга мөмкинлек бирә. Башка бер генә архив материалларының да мондый мөмкинлеге юк.

"Архивта сакланучы фотодокументлар, фронт хатлары, афиша һәм вакытлы матбугат аерым әһәмияткә ия. Иске Казан күренешләре, фронтка язылган һәм фронттан килгән хатлар эпистоляр жанр буларак зур әһәмияткә ия.

Вакытлы матбугаттан "Азат хатын" журналының һәр саны саклана бездә. Шулай ук шәһәр һәм авыл карталары, фәнни-техник документлар да бихисап", - диде Гөлназ Латыйпова.

Узган ел архивта 500дән артык күргәзмә эшләвен дә әйтте ул.

"Архив хезмәтенең зур казанышы - "Яшь архивчы" проекты. Аның кысаларында без укучыларны да тарих белән кызыксындыра алабыз", - диде ул.

Гөлназ Латыйпова төбәк тарихын өйрәнүчеләрне хезмәттәшлеккә, Дәүләт архивы биргән мөмкинлекләрдән файдаланырга чакырды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100