news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт архивы шәҗәрә төзү үзәге оештырырга ниятли

Шәҗәрә төзү эшләренә расланган фактларга һәм архив документларына нигезләнеп эшләүче тикшеренүчеләр җәлеп ителәчәк.

Татарстан Дәүләт архивы шәҗәрә төзү үзәге оештырырга ниятли
Султан Исхаков

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Дәүләт архивы шәҗәрә төзү үзәге оештырырга ниятли. Шәҗәрә төзү эшләренә расланган фактларга һәм архив документларына нигезләнүче тикшеренүчеләр җәлеп ителәчәк. Бүген бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова әйтте.

“Без, тикшеренүчеләрне җәлеп итеп, шәҗәрә төзү үзәге оештырачакбыз. Кешеләр дөрес булмаган мәгълүмат бирүче оешмаларга мөрәҗәгать иткәнче, бу мәсьәлә белән безгә килә алачаклар”, - диде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивының фәнни тикшеренүләр һәм басмалар буенча директор урынбасары Илдар Шафиков та үз фикерен әйтте. “Дөресен генә әйткәндә, бу мәсьәләдә бернинди дә таләпләр юк. Без шәҗәрә төзү оешмалары турында үзара гына сөйләшәбез, бәлки кайчан да булса без шушындый оешмаларны лицензияли башларбыз. Әмма бу өлкәдәге эшләр әле тиз генә булмаячак. Факт буенча мин сезгә шәҗәрә кирәк булса менә шушы-шушы оешмаларга мөрәҗәгать итегез дип әйтә алмыйм”, - диде ул.

  • “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында архив эшен үстерү өчен грант ярдәмен алу һәм “Минем шәҗәрә” конкурслары турында сөйләштеләр. Әлеге конкурслар Татарстан Республикасында Россия һәм Татарстан дәүләт архив хезмәтләренең 100 еллыгына әзерләнү кысаларында үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100