news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан дәүләт архивы, метрика кенәгәләре таушалуын күздә тотып, аларны цифрлаштыра

“Халык, 50 яшь тирәсенә җиткәч, артына борылып, әби-бабайлары кем булуы белән кызыксына башлый”, - ди Сөләйман Рәхимов.

Татарстан дәүләт архивы, метрика кенәгәләре таушалуын күздә тотып, аларны цифрлаштыра
Александр Эшкинин

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт архивында 10 меңгә якын рус метрика кенәгәсе, 4 меңгә якын татар телендәге метрика кенәгәсе исәпләнә. Бу хакта бүген Казан Кремлендә, "Генеалогик тикшеренү: проблемалар, тәҗрибә, перспективалар" темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында, “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры Сөләйман Рәхимов белдерде.

Аның әйтүенчә, хәзер шул документларны цифрлаштыру бурычы тора, чөнки соңгы 20 ел эчендә алар бик таушалган. “Хәзер аларның якынча 50 проценты таушалган хәлдәдер. Метрика кенәгәләрен кулга бирүне туктатырга кирәк. Һәрхәлдә, мин аларны файдалануга бирү ягында түгел. Кагылган саен, кәгазьнең сыйфаты югала һәм искерә бара. Гомер буе сакланган әйберне 20 ел эчендә юкка да чыгарырга мөмкин. Аны бит әле бездән соң килгән буыннар укырга тиеш”, - дип белдерде Сөләйман Рәхимов.

Белешмә өчен. Метрика кенәгәсе ул – Россиядә XVIII гасыр башыннан (православие метрика кенәгәләре 1722 елдан иртәрәк түгел) 1918 елга кадәр гражданлык хәле актларын рәсми теркәү китабы.

Сөләйман Рәхимов бу темага конференциянең беренче тапкыр оештырылуын әйтте. “Генеалогик шәҗәрәләр буенча архивка шактый соратулар килә.  Быел 100 гә якын тирәсе шундый мөрәҗәгать бар. Дөрес, кайберләрендә кеше нәрсә кирәк икәнен үзе дә аңламавы күренә, кайберләре бик җентекләп яза. 100 процент дәрәҗәдә җавап бирәбез дип гарантия биреп булмый, чөнки метрика кенәгәләрендә өзеклек килеп чыгып, аларның 3-4 ел булмый торган вакыты да бар. Кемгәдер кирәк булган мәгълүмат шул елларга туры килергә мөмкин. Ләкин ничек кенә булмасын, нигезле документлар, ревизия кенәгәләре һәм метрика китаплары да бар бездә. Без башкортлар белән ярыша алмыйбыз, чөнки аларда мондый документлар аеруча күп. Бөтен губерниядән документлар киткән анда. Әмма ләкин алардан соң иң зур коллекция – бездә. Мисал өчен, Мордовиядә алар бик аз, башка төбәкләрдә дә азрак”, - дип белдерде дәүләт архивы җитәкчесе.

Рәхимов бүген бу өлкәдәге проблемалардан белгечләр әзерләү программасының булмавын атады. “Әзерлек кирәк. Кеше кайсы чыганактан мәгълүмат табып булуын аңларга тиеш. 18 нче гасыр документларын бирсәк, аны уку авыррак. 19 нчы гасыр – 20 нче гасыр башында рус телендәге документларны укый алалар, ләкин ничек эзләргә кирәклеген дә белергә тиешләр. Белмәсә, укый алса да, таба алмаячак. Бер кеше килгән иде – гарәп графикасын укый, ләкин татар графикасын бөтенләй укый алмый. Тагын бер кеше килгән иде – безнең архивистлар сораган әйберсен бик тиз табып бирделәр. Гарәп графикасын күргәч, "нәрсә соң бу?", дип аптырый. Сез сораган метрика, дибез. Ул рус хәрефләре белән бастырылган документ чыгарып бирерләр дип уйлаган. Кеше белеп бетерми дигән сүз, әмма халыкта кызыксыну зур, чөнки мин хәтерлим: ул метрика китаплары өр-яңа иде, 90нчы еллар башында битләрен аера идем. Элек дәүләтнең сәясәте дә шундыйрак иде: бу кирәкми иде. Хәзер кызыксына башладылар. Халык, 50 яшь тирәсенә җиткәч, артына борылып, әби-бабайлары кем булуы белән кызыксына башлый”, - ди Сөләйман Рәхимов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100