news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан дәүләт архивы балаларны шәҗәрә төзергә өйрәтте

Шәҗәрә төзү буенча мастер-класска һәм күргәзмә карарга 19 бала җыелды.

Татарстан дәүләт архивы балаларны шәҗәрә төзергә өйрәтте
Айгөл Шәйхлисламова

(Казан, 14 август, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Татарстанның архив эше буенча Дәүләт комитетында Тартария белем бирү форумында катнашучы балалар өчен шәҗәрә төзү буенча мастер-класс үткәрелде һәм театр белән бәйле документлар күргәзмәсе оештырылды.

“2019 ел театр елы, шуңа күргәзмәне театрга багышладык. Хәзер Россиядә 600дән артык төрле театр эшли. Татарстанда, рәсми мәгълүматлар буенча, беренче театр Казанда яңа клуб бинасында 1906 елның 22 декабрендә куелган. Татарстан дәүләт архивында театрга, актер, режиссерларга багышланган бик күп документ саклана” , - диде Татарстан дәүләт архивының күргәзмә эшчәнлеге секторы мөдире Наилә Вәлиева.

Күргәзмәдә актер, режиссер, Казан яшь тамашачы театры директоры Фәрит Хәбибуллин фондыннан документлар тәкъдим ителгән иде. Күргәзмәдә якынча 50 документ бар иде. Документлар арасында 1907 елдагы беренче татар театр актерлары фотосы, Крестьян эшчеләре театры, Буа, Минзәлә театры артистлары, төрле кулъязмалар, афишалар бар иде.

  • Фәрит Хәбибуллин яшь тамашачы театры режиссеры булган. 1941 елда туган.

"Мин 1 отрядның әйдаманы. Без дәүләт архивына театрга багышланган күргәзмәгә килдек. безгә бик ошады. Бик кызыклы документлар, фотографияләр, театр афишалары карадык. Бу яшь буын өчен бик кызыклы диеп уйлый. Миңа бигрәк тә “Зәңгәр шәл” афишасы ошады”, - диде Илюзә исемле лагерь әйдаманы.

Татарстанның дәүләт архивы директоры урынбасары Илдар Шафиков мастер-класста балаларга шәҗәрәнең нәрсә өчен кирәк булуын сөйләде. Шәҗәрә төзү этапларын аңлатты. Туганнарны интернеттагы сайт аша эзләргә өйрәтте, алар белән аралашу үзенчәлекләре белән таныштырды. Аның әйтүенчә, мастер-класслар ай саен үткәрелә.

“Миңа монда бик тә кызыклы булды. Мин үзем өчен шәҗәрә ясау буенча күп яңалык белдем. Үзем дә шәҗәрәне ясарга омтылам. бу көнгә кадәр кызыксынуым көчле түгел иде. Мастер-класстан соң кызыксыну ялкыны кабынды”, - диде Тартария лагерыннан Салават Зарипов үзенең хис-кичерешләре турында.

Илдар Шафиков әйтүенчә, шәҗәрәне төзегәнче 1918 елга кадәрге документларны барларга, туганнардан сораштырырга, ЗАГСтан тикшертергә кирәк. Аннары ЗАГСка мөрәҗәгать итәргә була, алар мәгълүматны архивтан алалар. “Архивтагы метрика кенәгәләре, аннан соң ревизия сказкалары мәгълүматлары буенча XVIII гасырга кадәр төшеп була, шуның белән тәмам”, - диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100