Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан чыгарылыш укучылары БДИда 317 йөз баллы нәтиҗәгә ирешкән
Якынча мәгълүматларга караганда, Татарстан чыгарылыш сыйныф укучылары БДИда 317 йөз баллы нәтиҗәгә ирешкән, шул исәптән быел 14 укучы бердәм имтиханны ике йөз баллга тапшырган. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин VII чакырылыш Дәүләт Советының 11нче утырышында хәбәр итте.
«Быел чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе штат режимында уздырылды. Узган уку елы нәтиҗәләре нигезендә, республикада математика, рус теле һәм сайланган фәннән БДИ нәтиҗәләре Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак», – дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Аның сүзләренчә, табигый фәннәрне сайлап БДИ тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары саны алдагы ел белән чагыштырганда сизелерлек дәрәҗәдә арткан.
Бу, беренче чиратта, югары уку йортлары быел инженерлык һәм югары ихтыяҗга ия булган башка белгечлекләргә укырга керү өчен әлеге фәннәрдән БДИ нәтиҗәләрен кабул итү белән бәйле, дип аңлатты Һадиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз