news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл укытучылары «Татчумара» турслетына җыела

Мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре җәяүлеләр, су һәм велотуризм техникасы буенча команда ярышларында катнашачак.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). 10-13 майда Татарстанның Яшел Үзән районында Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл мәгариф хезмәткәрләренең «Татчумара» республика туристлык слеты була. Чарага 120 педагог җыелачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Мәгариф хезмәткәрләре спорт өлкәсендә осталыкларын күрсәтәчәк. Моннан тыш, алар җәяүлеләр, су һәм велотуризм техникасы буенча команда ярышларында, шулай ук туристлык-туган якны өйрәнү маршрутында катнашачак. Аларны туган як һәм әдәбият, экологлар, туристлык газеталары һәм туристлык аш-сулары конкурслары көтә.

«Турслет мәгариф оешмалары хезмәткәрләре арасында туристлык-туган якны өйрәнү эшчәнлеген популярлаштыру, туристлык-туган якны өйрәнү юнәлешендәге иң яхшы тәҗрибәне тарату өчен үткәрелә», – диелгән министрлык хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100