Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан чит ил туристларына популяр булган Россия төбәкләре исемлегенә керде
Рейтингны Мәскәү өлкәсе һәм Мәскәү шәһәре җитәкләде.
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы чит ил туристлары арасында Россия регионы арасында популярлык буенча җиденче урынга чыкты. Бу хакта, Maps.me тикшеренүләр картографик сервисына нигезләнеп, РИА Новости хәбәр итә.
Чит ил кешеләре арасында Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе белән Краснодар крае иң популярлардан санала. Топ-5 рейтингка шулай ук Адыгея Республикасы һәм Ростов өлкәсе керде.
Татарстанны бер позициягә узып, Свердловски өлкәсе алтынчы урында. Сигезенче, тугызынчы һәм унынчы урыннарны Смоленск һәм Воронеж өлкәләре, Башкортстан Республикасы алды.
Рейтинг 2019 елның 1 мартыннан 31 маена кадәр РФ төбәкләренең Maps.me картасын йөкләгән чит ил кулланучылары саны нигезендә төзелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз