news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан өчен “Стратегия-2030”га әзерләнә

“Татнефтехиминвест-холдинг”та Рөстәм Миңнеханов рәислегендә нефть, газ, химия комплексының стратегик мәсьәләләре каралды

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖндә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республика икътисадының стратегик үсешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Британиянең "Ernst&Young" аудитор-консалтинг компаниясе вәкиле Александр Оливейра дөньяның нефть-газ индустриясендә актуаль тенденцияләр турындагы доклад белән чыгыш ясады. Ул Татарстанны РФнең иң мөһим индустриаль төбәкләренең берсе буларак атады. Аның сүзләренә караганда, “Татнефть” авыр чыгарыла торган нефтьне эшкәртүне башлап йөрүчеләрнең берсе, ә бу тема дөньяви киңлектә бик актуаль, диде ул. “ТАНЕКО” нефть эшкәртү заводының үсешен мөһим, дип искәртте ул.

Мәскәүнең "E&Y"нефть-газ үзәге директоры Денис Борисов Россия нефть-газ һәм нефть химиясе тармагы турында сөйләде. Аерым алганда, Россия җитәкчелегенең салым исәбенә нефть эшкәртү тармагын модернизацияләүгә ирешерге омтылуын тәнкыйтьләде. Зур салым салу нәтиҗәсендә, күп кенә нефть эшкәртү заводлары файдага эшли алмаячак, дип саный Борисов. Аның сүзләренә караганда, алар бүгенге Европа бәяләре буенча эшли алмас иде.

Рөстәм Миңнеханов бу салым маневрын катгый тәнкыйтьләде, нәтиҗәдә, нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм юл фондлары зыян күрәчәк, диде.

“Леонтьев үзәге” ЯАҖ ресурс үзәге директоры Борис Жихаревич 2030 елга кадәр Татарстанның социль-икътисадый үсеш стратегиясендә нефть, газ, химия комплексының урыны турында белдерде. Ул “Татарстан-2030” шартлы исеме белән куелган документның фәнни җитәкчесе булып тора.

Стратегиянең беренче проекты Татарстан җитәкчелегенә декабрьдә тапшырылачак, дип вәгъдә итте Борис Жихаревич.

"Phystech Ventures"  идарәче партнеры Петр Лукьянов Татарстанда перспективалы проектларны финаслау буенча тәкъдимнәр белдерде.

КФУның Эшлекле идарә итү мастеры / Master of Business Administration (МВА) Югары мәктәбе директоры Алсу Әхмәтшина утырышта катнашучыларны нефть-газ сәнәгате өчен гамәлдәге МВА программасы белән таныштырды, учреждениенең максаты - яңа буын менеджерлар әзерләү, дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100