Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Татарстан өчен иң яхшы 50 инновацион идея” XIII конкурсы җиңүчеләре бүләкләнә
Тантанада Рөстәм Миңнеханов катнаша.
(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея” XIII конкурсы җиңүчеләре бүләкләнә. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
"Иң яхшы 50 инновацион идея авторларын бүләкләү яхшы традициягә әйләнде. Бу чарага кызыксыну арта бара. Географиясе киңәя, Татарстан шәһәр-районнары гына түгел, Россия төбәкләре, чит илләр дә катнашырга теләк белдерә", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә.
Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея" республика конкурсы быел унөченче тапкыр уза. Аның максаты - инновацияле эшчәнлеккә этәргеч бирү, фәнни-техник өлкә белгечләренең интеллектуаль казанышларын алга сөрү, Татарстанның фәнни-техник һәм социаль-икътисади бурычларын хәл итүдә Россия төбәкләренең, чит илләрнең интеллектуаль потенциалы кулланышына ярдәм итү.
Конкурс 2004 елдан бирле үткәрелә. Оештыручылар - Татарстанның Инвестицион-венчур фонды, Фәннәр академиясе, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз