Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан өчен генә түгел, Советлар Союзы һәм Россия өчен дә легендар шәхес иде – Фикрәт Табиев хакында Фәрит Мөхәммәтшин
Мәрхүмне җирләргә Татарстаннан делегация барачак
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген төнлә 87 яшендә Фикрәт Табиев (1928-2015) вафат булган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.
“Ул Татарстан өчен генә түгел, Советлар Союзы һәм Россия өчен дә легендар шәхес иде. Казан Дәүләт университетын тәмамлый, 1959 елда партиянең өлкә комитетына килә, 1960 елда Татарстан КПСС өлкә комитеты беренче секретаре була, аны ул 19 ел дәвамында җитәкли. Шуннан соң СССРның Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе итеп Әфганистанга җибәрелә. Анда рәсми затлар белән мөнәсәбәтләрне җайга салуда зур эшләр башкара”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук Фикрәт Табиевның РСФСР Министрлар Советы Рәисе, СССРның Югары Советы Президиумы әгъзасы булуын да искәртте.
“Республика өчен бик зур эшләр башлаган шәхес дөньядан китте. Аның тырышлыгы белән Татарстан җирендә “КамАЗ” төзелде, республикада ел саен 100 миллионнан артык нефть чыгарылды, Казанда төзелгән күп объектлар да аның тырышлыгы белән сафка басты һәм соңгы елларда безгә үсәргә булышты”, - диде ул.
Мәрхүмне Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бер минутлык тынлык белән искә алды.
ТР парламенты Рәисе Фикрәт Табиевны җирләргә Татарстаннан делегация барачагын да хәбәр итте. Мәрхүм соңгы елларда Мәскәүдә яшәгән һәм җирләү дә Россия башкаласында җомга көнгә билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз