news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан өчен чыгыш ясаучы Владислав Хадарин сноубордта финал раундына үтә алмады

Ул квалификациядә 15нче урын алды һәм әлеге дисциплинада үз чыгышын төгәлләде.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Татарстан өчен чыгыш ясаучы сноубордчы Владислав Хадарин Пекинда уза торган Олимпия уеннарында слоупстайлда финал раундына үтә алмады.

Хадарин квалификациядә 15нче урын алды һәм әлеге дисциплинада үз чыгышын төгәлләде. Беренче омтылыштан соң ул тугызынчы булып барды, әмма икенче омтылыш вакытында хата җибәрде һәм шуның аркасында программаның зур өлешен үти алмады.

Слоупстайлда финал ярышлары 7 февральдә Мәскәү вакыты белән 7.00 сәгатьтә узачак.

Татарстанның тагын бер вәкиле Данил Садриев исә Пекинда уза торган Уеннарда чаңгыда трамплиннан сикерүдә финал раундына үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot