Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татарстан өчен 50 иң яхшы идея» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). 17 декабрьдә «Корстон — Казан» сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстанның инновацион проектлары бәйгесе финалы булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
2019 елда тикшеренү һәм фәнни-техник эшчәнлеккә этәргеч бирү һәм популярлаштыру, шулай ук аңа яшьләрнең игътибарын җәлеп итү максатыннан оештырылган конкурс унбишенче тапкыр үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды, Татарстан Фәннәр Академиясе һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды. Бу чарага беренче тапкыр «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыятенең хәйрия фонды партнерлык ярдәме күрсәтте.
Бәйгенең приз фонды 12,8 миллионнан артык. Бәйгегә килгән 1912 гаризадан, экспертлар 9 номинациядә 170 җиңүчене билгеләде. Алар проектларын үстерү өчен грантлар һәм премияләр алачак.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов, зур сәнәгать оешмалары җитәкчеләре һәм рәсми партнерлар, инвесторлар һәм эшмәкәрләр катнашты.
Катнашучыларны сәламләгәндә Рөстәм Миңнеханов, әле 15 ел элек кенә республикада венчур бизнесы турында санаулы кешеләрнең генә белгәнен әйтте. Әмма шушы вакыт эчендә Татарстан венчур финанслау һәм инновацион проектларга ярдәм итү өлкәсендә актив үсте. «Әлеге 15 ел эчендә без яхшы мәктәп уздык. Венчур базарын үстерү өчен шартлар булдырылды, профессионаллар командасы төзелде, без төрле венчур фондлары белән актив хезмәттәшлек итәбез», — диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, иң яхшы идеяләр конкурсы Татарстанда инновацион эшчәнлекне үстерү өчен әһәмиятле фактор булган. «15 ел дәвамында 21 меңнән артык гариза тапшырылган. Аларның 2 меңнән артыгы ярдәм алган. Конкурста катнашкан өчен барыгызга да рәхмәтемне белдерәм. Бу бик зур хезмәт», — дип өстәде Татарстан Президенты. Һәм «Перспектива» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде.
«Татарстан Республикасының Инвестицион-венчур фондының төп тырышлыгы, республикада венчур тармагын үстерүнең әһәмиятле өлеше буларак, төбәктә инновацион инфраструктура булдыруга юнәлгән. Без фәнни-техник өлкә белгечләренең интеллектуаль казанышларын, республикадагы бурычларны хәл итү өчен Россия төбәкләренең һәм чит илләрнең интеллектуаль һәм инновацион потенциалларын куллануны үстерәбез», — диде Татарстан Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов.
Чара кысаларында Татарстанның инновацион проектларына Demo day уздырылды. Тармак вәкилләренә проектлар тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасының Инвестицион-венчур фонды 2004 елда төзелгән. Аның максаты — Татарстан Республикасында инновацион эшчәнлекне үстерү. Фондның миссиясе — Татарстан Республикасының инновацион потенциалын арттыру, фәнни җитештерүләрне үстерү һәм алдынгы технологияләрне кертү, инновацион эшчәнлекне үстерергә республика өчен яңа юнәлешләр булдыру, инновацияләргә ярдәм итү, венчур капиталы оешмаларын арттыруга шартлар тудыру, фәнни кече һәм урта бизнеска ярдәм итү системасын камилләштерү. Тулырак мәгълүмат http://ivf.tatarstan.ru/ сайтында.
«Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыяте — Россиядәге иң зур нефть компанияләренең берсе, вертикаль интеграцияләнгән холдинг. Җитештерү комплексы составында нефть һәм газ табу, нефть эшкәртү, нефть химиясе, шина комплексы һәм АЗС челтәрләре тотрыклы рәвештә үсә. «Татнефть» Татарстан Республикасындагы хәйрия проектларына актив ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз