news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Чехиянең югары технологияле оешмаларын урнаштыру өчен мәйданчык була ала

Потенциаль хезмәттәшлек кысаларында ИТ, нано - һәм биотехнологияләр өлкәсе карала.

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Чанышева). Чехия компанияләре Татарстанны үзләренең югары технологияле җитештерү оешмаларын урнаштыру өчен мәйданчык итеп карый. Бу хакта бүген Татарстанның Инвестиция үсеше агентлыгы матбугат хезмәте җиткерде.

Чехия Республикасы делегациясе Татарстанның Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчелеге белән сөйләшүләре барышында потенциаль хезмәттәшлек кысаларында ИТ, нано - һәм биотехнологияләр өлкәсе карала, дип хәбәр итте. Хәзерге вакытта ике яклы икътисади хезмәттәшлекнең 60-70 процентын машина төзелеше, энергетика һәм транспорт системалары били. 2017 елның беренче яртыеллыгында тышкы сәүдә әйләнеше күләме 202 миллион доллар булган.

Очрашу барышында Чехиянең сәүдә өлкәсенә ярдәм итү өчен булдырылган "ЧехТрейд" агентлыгы вәкиле Йилек Штепан хезмәттәшлек итү буенча конкрет этапларны билгеләргә тәкъдим итте. Ул эшне машина төзелеше предприятиеләреннән башларга кирәк, дип саный. Аның сүзләренә караганда, Чехия компанияләре Татарстан белән бердәм җитештерүне булдыру турында кызыксына.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100