Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Чехия компанияләрен югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлеккә чакыра
Татарстан Чехия компанияләрен югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлеккә чакыра
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Казанга Чехия Республикасы финанс министры урынбасары Томаш Зидек җитәкчелегендәге делегация килде. Сәфәрнең максаты – ике республика арасындагы кооперация элемтәләрен алга таба үстерү, сәүдә-икътисади, инвестицияләр өлкәсендәге ике яклы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре хакында фикер алышу. Чехиянең дәүләт хакимияте органнары һәм эшлекле даирә вәкилләрен берләштергән делегация вәкилләре белән бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында очрашу үтте. Татарстан ягыннан очрашуда сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Линар Латыйпов, Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы генераль директоры урынбасары Владимир Жуйков, Инвестиция-венчур фонды директоры урынбасары Илгиз Гайнетдинов, Сәүдә-сәнәгать палатасы, Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе, «Татнефть-Такарал» ҖЧҖ, «Ак Барс» һәм «Татфондбанк» вәкилләре катнашты.
Бүгенге көндә ике республика арадагы хезмәттәшлек гасырларга сузылган дустанә мөнәсәбәтләрнең дәвамы. Очрашуда сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Линар Латыйпов әнә шуны ассызыклады. Мең яшьлек Казан каласы да чех тәңкәсенә бурычлы. Нәкъ менә ул тарихчыларга чал тарихлы калага нигез салынуга мең ел булуын исбатларга ярдәм иткән иде. Татарстан ягына да, Чехиягә дә бу факт үзара бәйләнешләрне яңа дәрәҗәгә күтәрергә этәргеч бирә.
Линар Латыйпов яңгыраткан мәгълүматлардан аңлашылганча, бүгенге көндә Чехия Республикасы Татарстанның ышанычлы тышкы сәүдә партнерлары арасында 11 урында тора. Ике арада сәүдә әйләнеше күләме зур темплар белән үсә бара. Соңгы 5 елда аның күләме 3 тапкырга артып, узган ел ул якынча 400 млн. доллар тәшкил иткән.
Делегация вәкилләренең күбесенең Татарстанга бу беренче генә визиты түгел. Чехия эшлекле миссиясенең быел инде Татарстан башкаласына өченче визиты. Мәгълүм булганча, апрель ахырында Россиягә рәсми сәфәре кысаларында Чехия Президенты Татарстанда да булып киткән иде. Ул вакытта Казанда ике республика башлыклары катнашында Чехия -Россия эшлекле форумы узды. Ә июнь аенда Ауропа реконструкция һәм үсеш банкының еллык җыелышы барган көннәрдә Казанда ике яклы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә багышланган конференция һәм Чехиянең күргәзмәсе эшләде. Шушы халыкара әһәмияттәге очрашулар һәм чаралар, Линар Вәлиев билгеләп узганча, килешүләргә һәм уртак проектлар төзүгә юл ачкан. Бүгенге көндә Татарстанда әлеге Ауропа иле белән банк, машина төзелеше, медицина, шәһәр үсеше һ.б. өлкәләрдә шундый проектлар уңышлы гына башкарылып килә. Чехиянең «Електро Люмен» компаниясе ярдәмендә, мәсәлән, Казан шәһәре урамнарын яктырту системасы модернизацияләнде. Казан метрополитены өчен вагоннарны ясау җайга салынды. Хәзерге вакытта «Кароса» компаниясе белән бездә автобус җитештерү буенча уртак производствоны җайга салу мөмкинлекләре тикшерелә. «Промо» компаниясе исә республика мәктәпләре һәм училищеларына хезмәт дәресләре уздыру өчен җиһазлар тәкъдим итә. Чехия Президенты визиты вакытында «Татхимфармпрепаратлар» ААҖ «ФАВЕА инжиниринг» чех компаниясе белән берлектә дару препаратлары җитештерү буенча уртак производство булдыру турында килешенгән иде. Бүген ул инде гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта чех компаниясе белән берлектә Казанда 500 авыру урынына исәпләнгән ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсен төзү проекты тикшерелә. Татарстан башкаласында Россия -Чехия мәгълүмат үзәген ачу перспективасы да бар. «ЧКД НовоеЭнерго» компаниясе исә «Татнефть-Такарал» ҖЧҖ берлектә Миңнебай газ суырту заводын газ турбиналары электр станциясе белән җиһазландыруда катнаша. Бу проектны финанслауда Чехинең Экспорт банкы катнаша. Гомумән алганда, уотак проектларның күбесе чех банкларыннан ташламалы шартларда җәлеп ителгән кредитлар ярдәәмендә тормышка ашырыла.
Россиянең көчле сәнәгый һәм фәнни потенциалга ия булган төбәге буларак, Татарстан ягы хезмәттәшлекне югары технологияләр һәм инновацияләр өлкәсендә дәвам итү ягында. Линар Вәлиев белдергәнчә, аеруча телекоммуникацияләр, энергия саклау, био-, нанотехнологияләр өлкәләре кызыклы. Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары республикада эшләүче технопарк һәм технополислар хакында тулы мәгълүмат бирде. Татарстанда кабул ителгән инновация эшчәнлеге программасы хакында бәян итте. Татарстанның югары технологияләр өлкәсендә технопарклар төзү буенча федераль конкурста җиңүен ассызыклады.
Линар Латыйпов, Чехия компанияләрен кызыксындырырлык 4 хезмәттәшлек юнәлешен атады. Болар – чимал сатудан нефть эшкәртү продукцияләрен сатуга күчү, машина төзелеше комплексын инновация казанышларын кулланып модернизацияләү, кластер моделе буенча кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, авыл хуҗалыгы тармагын дәүләт-бизнес хезмәттәшлегенә нигезләнеп үстерү. Әлеге тәкъдимнәр Чехия делегациясендә хуплау тапты.
Бүген Чехия делегациясе белән шулай ук ТР Икътисад министрлыгында да очрашу узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз