news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан чаңгычысы Универсиададагы уңышлары өчен Россия Президенты Рәхмәтенә лаек булды

Мәскәүдәге Хоккей даны залында Христина Мацокинаны дәүләт башлыгы ярдәмчесе Игорь Левитин бүләкләде.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстан чаңгычысы Христина Мацокина 2019 елда Красноярскида узган кышкы Универсиадада яулаган алтын медале өчен Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада Россия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков, Россия Хоккей федерациясе башлыгы Владислав Третьяк һәм «Хоккей легендалары» клубы президенты Александр Якушев катнашты. Мацокинага һәм алдынгы спортчыларга бүләкләрне дәүләт башлыгы ярдәмчесе Игорь Левитин тапшырды.

Татарстан спортчысы Универсиадада классик стильдә команда спринтында алтын, шулай ук чаңгы спринтында ирекле стильдә көмеш медаль яулады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100