Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан чаңгычысы Универсиада чемпионы булды
Татарстан данын яклаучы Анна Нечаевская кичә көмеш медаль яулаган иде инде.
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Татарстан чаңгычысы Анна Нечаевская Казахстанда уза торган кышкы Универсиадада 5 чакрым арага ирекле ысул белән чаңгыда узышу ярышында җиңүче булды.
Татарстан чаңгычысы әлеге араны13 минут та 29,7 секундта узды. Икенче урынга да Россия чаңгычысы күтәрелде – Лилия Васильева Татарстан спортчысыннан 18,1 секундка калышты. Өченче баскычта – Казахстаннан Анна Шевченко (+21,3 секунд).
Исегезгә төшерәбез, кичә 5 чакрым арага классик ысул белән ярышта Анна Нечаевская көмеш медаль яулаган иде. Ул вакытта алтынны Лилия Васильева яулады, ә Анна Шевченко бүгенге кебек үк өченче булган иде.
Анна Нечаевскаяның уңышы Алма-Атадагы Универсиадада Россия җыелмасы өчен бишенче, ә Татарстан спортчылары яулаган беренче “алтын” булды.
Анна Нечаевская – Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз