news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан чаңгычысы Россия җыелмасына көмеш медаль яуларга булышты

Андрей Ларьков эстафетаның беренче этабында узышты.

(Казан, 3 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Финляндиянең Лахти шәһәрендә чаңгы спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты дәвам итә. Бүген ир-егет чаңгычылар 4х10 чакрым арага эстафетада көчлеләрне ачыклады.

Эстафетада җиңүне Норвегия чаңгычылары бәйрәм итте. Россия егетләре (Андрей Ларьков,  Александр Бессмертных, Алексей Червоткин һәм Сергей Устюгов) алардан 4,6 секундка гына калышып, финишка икенче булып килде. Өченче урында – Швеция чаңгычылары.

Татарстанның Яшел Үзән чаңгычысы Андрей Ларьков беренче этапта чыгыш ясады һәм финишка Норвегия чаңгычысын берничә секундка артта калдырып, беренче килгән иде. Төп көрәш әлеге ике ил җыелмасы арасында барды да инде. Ахыр чиктә Норвегия чаңгычылары җитезрәк булып чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot