Татарстан чаңгычысы Мария Давыденкова Көнчыгыш Европа кубогы ярышларында "бронза” алды
Хатын-кызлар зачетында Мәскәү чаңгычысы Наталья Матвеева җиңү яулады. Санкт-Петербургтан Полина Некрасова икенче урынга лаек булды.
(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Татарстан чаңгычысы Мария Давыденкова Көнчыгыш Европа кубогы ярышларында "бронза" медальгә лаек булды.
Ярышлар кичә, 11 февральдә, Мәскәүдә төгәлләнде.
Хатын-кызлар зачетында Мәскәү чаңгычысы Наталья Матвеева җиңү яулады. Санкт-Петербургтан Полина Некрасова икенче урынга лаек булды.
Ярышлар хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында ирекле стильдәге спринт дисциплинасында үтте, дип хәбәр итә Мәскәү мэриясе матбугат хезмәте.