news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан чаңгычысы Мария Давыденкова Дөнья кубогы ярышларында катнаша

Россиянең Чаңгы узышлары федерациясе сигезенче этапка составны игълан итте.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Татарстан чаңгычысы, 25 яшьлек Мария Давыденкова Дөнья кубогы ярышларында катнаша. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Дөнья кубогы ярышларының 8 нче этабы Германиянең Дрезден шәһәрендә уза. Кыска арага спринт ярышларын гына үз эченә алган әлеге этапта Россия данын безнең Мария Давыденкова да яклаячак», – дип федерациядән җиткерделәр.

13-14 гыйнварда узачак ярышларда чаңгычылар ирекле ысул белән командалы һәм шәхси спринтта җиңүчеләрне ачыклаячак.

Россиянең Чаңгы узышлары федерациясе игълан иткән составка 12 чаңгычы кертелгән.

Сүз уңаеннан, Татарстан спортчысы Мария Давыденкова 2017 елгы дөньякүләм Универсиадада алтын һәм бронза медаль яулаган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot