news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан чаңгычысы халыкара ярышта җиңү яулады

Ярышлар Финляндиянең Иматра шәһәрендә узды.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Татарстан чаңгычысы Мария Давыденкова Финляндиянең Иматра шәһәрендә узган халыкара ярышларда ике алтын медаль яулады. Ярышлар Халыкара чаңгы спорты федерациясе тарафыннан оештырылган иде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәтеннән.

Сезонның беренче халыкара ярышлары 4-5 ноябрьдә Иматра шәһәренең Уконниеми стадионында үткәрелгән. Программага классик ысул белән 5 һәм 10 чакрымга, ирекле ысул белән 10 һәм 15 чакрым араларга узышу кертелгән. Хатын-кызлар арасындагы ике узышта да Татарстан чаңгычысы - спорт остасы Мария Давыденкова җиңүче булган.

5 чакрым арада ул икенче булып килгән Чехия чаңгычысын 20 секундка артта калдырса, 10 чакрымга узышта кабат шул ук чаңгычы Люси Шарватовадан финишка 32,8 секундка алда килгән.

Сүз уңаеннан, Татарстан һәм Россия җыелмасы әгъзасы – Мария Давыденкова 2017 елгы Универсиаданың да җиңүчесе, берничә мәртәбә Россия чемпионатының да призеры булып танылган иде.

Шунысы да игътибарга лаек: ир-атлар арасында 10 чакрым арага узышта да Россия чаңгычысы – Андрей Парфенов җиңү яулаган. Тагын бер «алтын» хуҗасы – Финляндия чаңгычысы Олли Ярве.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100