Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан чаңгычысы Хакасия Кубогына 15 чакрым узышта җиңүче булды
Турнирда Россиянең меңнән артык иң көчле чаңгычылары көч сынаша.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Татарстан чаңгычысы Артем Николаев Хакасия Кубогына 15 чакрымга шәхси узышта ирекле стильдә җиңүче булды. Татарстанның тагын бер вәкиле - Егор Казаринов беренче унлыкны төгәлләде. Бу хакта Татарстан чаңгы ярышлары федерациясе вәкиле хәбәр итте.
Николаев дистанцияне 33 минут 30,5 секундта якындагы көндәшен 10 секундка артта калдырып узды. Икенче булып, Ханты-Мансийск автономлы округыннан Сергей Турышев, өченче урында Комидан Станислав Волженцев булды. Татарстанлы Егор Казаринов 58,6 секундка калышып, унынчы урынны яулады.
Хатын-кызлар арасында 10 чакрымга шәхси узышта ирекле стильдә татарстанлылар призлы өчлеккә керә алмаган. Җиңүне Калугадан Дарья Сторожилова яулаган. Татарстанның ике вәкиле – Диләрә Сабирҗанова бишенче (+46,7 сек), Мария Давыденкова сигезенче (+51,5 сек.) урынны яулап, беренче унлыкка кергән.
Хакасия Кубогы чаңгы ярышлары Европа Көнчыгыш кубогының I этабы булып тора һәм ул һәр елны үткәрелә.
Турнирда Россиянең меңнән артык көчле чаңгычысы көч сынаша, алар арасында Россия хатын-кызлар җыелмасы һәм илнең яшьләр командасы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз