news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан чаңгычысы дөньякүләм ярышта Россия җыелмасына җиңү китерде

Дөнья беренчелегендә Зәй чаңгычысы инде икенче медален яулый.

(Казан, 6 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Америкада узучы үсмерләр һәм 23 яшькә кадәрге яшьләр арасында дөнья беренчелегендә Россия егетләре 4х5 чакрым арага эстафета ярышында икенче урын яулады. Составта Зәй егете – Егор Казаринов та бар иде.

Россия чаңгычылары – Егор Казаринов (Татарстан), Кирилл Киливнюк (Красноярск), Ярослав Рыбочкин (Мәскәү) һәм Владислав Вечканов (Чиләбе) финишка Новегия җыелмасыннан 0,4 секундка гына калышып килде. Өченче урында – Франция чаңгычылары (+1.05,4).

Эстафетаның беренче этабында узышкан Татарстан чаңгычысы Егор Казаринов әлеге беренчелектә 10 чакрым арага ирекле ысул белән узышуда көмеш медаль яулаган иде инде.

Сүз уңаеннан, Америкада узучы беренчелектә Россиянең хатын-кыз чаңгычылары (Полина Некрасова, Лидия Дуркина, Анна Жеребятьева һәм Мария Истомина) 4х3,3 чакрым арага эстафетада беренче урын яулады. Италия – икенче, АКШ кызлары – өченче урында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100