news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан чаңгычысы дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады

Сергей Ардашевка дөнья чемпионы булу өчен нибары 1,38 секунд кына җитмәде.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Идел буе академиясенең спорт факультетында өченче курста укучы студент Сергей Ардашев чаңгы ярышлары буенча яшьләр дөнья чемпионатының көмеш призеры булды. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Спортчы классик стиль белән спринтта икенче нәтиҗә күрсәтте, ул норвегияле Эрик Вальдестан нибары 1,38 секунд кына калышты», - диелгән уку йортының матбугат хезмәте хәбәрендә.

23 яшькә кадәрге спортчылар өчен чаңгы ярышлары буенча дөнья чемпионаты Финляндиянең Лахти шәһәрендә узды. Бу ярышта Идел буе спорт һәм туризм академиясен шулай ук магистратура студенты Яна Кирпиченко һәм икенче курс укучысы Христина Мацокина да катнашты.

Моннан тыш, биредә уза торган яшьләр арасында узучы юниорлар дөнья чемпионатында академиянең өч студенты – беренче курс студентлары Денис Филимонов, Иван Селезнев һәм Егор Трефилов чыгыш ясый.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100