news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан чаңгычысы дөнья беренчелегендә Россия җыелмасына медаль яуларга булышты

Эстафетада Россия чаңгычылары бронза медаль яулады.

(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Чаңгы ярышы буенча үсмерләр һәм яшьләр арасында Швейцариядә уза торган дөнья беренчелегендә Россиянең егетләр җыелмасы эстафетада бронза медаль яулады. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясеннән хәбәр иттеләр.

“Татарстан чаңгычысы Ярослав Рыбочкин дөнья беренчелегендә Россия җыелмасына медаль яуларга булышты”, – диделәр федерациянең матбугат хезмәтеннән.

Эстафета ярышында Норвегия егетләре җиңү яулаган. Икенче урында – АКШ, өченчедә Россия чаңгычылары.

Составта Кирилл Киливнюк, Сергей Ардашев, Ярослав Рыбочкин һәм Александр Терентьев булган Россия чаңгычылары җиңүче командадан 5.5 секундка калышса, көмеш медаль яуларга 23 секунд чамасы гына җитезлек җитмәгән

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100