news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

22 яшьлек чаңгычы кыз Бөтенроссия ярышларында икенче медален яулады.

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә уза торган Бөтенроссия ярышларында спринтта икенче урын яулады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясеннән хәбәр иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, 12 декабрьдә старт алган Төмәндәге узышлар 19-20 һәм 21-23 яшьлек чаңгычылар арасында уздырыла. Аның нәтиҗәләреннән чыгып, дөнья беренчелегендә катнашачак ил җыелмасы составы ачыклана.

Бүген – ярышларның соңгы көнендә чаңгычылар 15 һәм 30 чакрым арага скиатлон төрендә җитезлектә сынашты. Кызлар арасында Алтай крае чаңгычысы Яна Кирпиченкодан гына калышып, Татарстаннан Анна Морковкина көмеш медаль яулады. Өченче урында – Габриэлла Калугер (Мәскәү өлкәсе).

Сүз уңаеннан, 22 яшьлек Анна Морковкина Төмәндәге ярышларның беренче көнендә үк Татарстанга медаль китергән иде инде. Ул вакытта Анна 10 чакрым арага классик ысул белән узышуда икенче урын яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100