news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхёнчханда Олимпиадада бронза медаль яулады

Тагын бер Россия чаңгычысы - Александр Большунов - шул ук дистанциядә көмеш медаль алды.

Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхёнчханда Олимпиадада бронза медаль яулады
Солтан Исхаков

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Пхёнчханда Олимпиада уеннарында Россия чаңгычылары уңышка иреште.

Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков, 50 км га классик стиль белән узышып, бронза медальле булды. Тагын бер Россия чаңгычысы - Александр Большунов - шул ук дистанциядә көмеш медаль алды. 

Фин Ииво Нисканен Олимпия чемпионы булды. Бу хакта "Газета.Ру"  хәбәр итә.

Фин Нисканен дистанцияне 2 сәгать 8 минут 22,1 секундта узды. Большунов, аннан - 18,7 секундка, ә Ларьков 2 минут 37,5 секундка калышты..

Исегезгә төшерәбез: Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхенчханда Олимпия уеннарында көмеш медальгә ия булган иде инде. Ул Россия ир-атлар командасы составында 4х10 км эстафетада икенче урынны алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot