news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Дөнья кубогы ярышларында җиңүчедән 2 минутка калышты

Дөнья кубогы ярышларының беренче этабы Норвегиядә уза.

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Норвегиянең Лиллехаммер шәһәрендә чаңгыда узышу буенча Дөнья кубогы ярышларының беренче этабы кысаларында бүген ир-егет чаңгычылар скиатлон төрендә көч сынашты. Беренче дүрт урынны хуҗалар – Норвегия чаңгычылары яулады.

Финишка беренче Йоханнес Хёсфлот Клебо килде. Ул 30 чакрым (классик һәм ирекле стильдә 15әр чакрым) араны 1 сәгать 16 минут 47,1 секундта узды. Икенче урында – Мартин Йонсруд Сундбю (+1,3 секунд), өченче булып Ханс Кристер Холунд (+6,8) килде.

Россия чаңгычылары арасында иң җитезе Алексей Червоткин (+37,7) булды – сигезенче урын. Ә Татарстанның Яшел Үзән чаңгычысы Андрей Ларьков финишка 14 нче булып килде. Ул җиңүчедән 2 минут 3,8 секундка калышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100