news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков 70 чакрымга чаңгыда узышуда Россия чемпионы булды

Ерак арага узышуда иң көчле чаңгычыларны Мурманск өлкәсендә ачыкладылар.

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Мурманск өлкәсе Мончегорск өлкәсендә чаңгы ярышының быелгы сезонына нокта куелды. Соңгы ярыш көнендә ир-атлар иреклы ысул белән 70 чакрым арага узышты. Әлеге ярышта Татарстан чаңгычысы – Яшел Үзән спортчысы Андрей Ларьков җиңү яулады.

Андрей 70 чакрым араны 2 сәгать тә 43 минутта узды. Икенче булып килгән Рауль Шакирҗанов (Мордовия/Пермь өлкәсе) аннан 1,2 секундка, ә бронза медаль иясе Андрей Мельниченко (Красоярск) 2 секундка калышты.

Мурманск өлкәсендә узган ярышлар Татарстан чаңгычылары өчен уңышлы булды. Андрей Ларьковка кадәр 19-20 яшьлек спортчылар арасында Россия беренчелеге кысаларында Зәй спортчылары Егор Казаринов – 50 чакрым арага, ә  Анастасия Родионова – 30 чакрымга узышта алтын медаль яулаган иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100