news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан чаңгычыларының беренче өчлеккә күтәрелү мөмкинлеге бар – Хәлил Шәйхетдинов

Иртәгә Ханты-Мансийкида чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты старт ала.

(Казан, 23 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Татарстан чаңгычылар җыелма командасы быел үз тарихында беренче тапкыр Россия кубогына ия булды. Ә сезонны тагын бер зур җиңү белән төгәлләргә була – республика чаңгычыларының ел нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләре арасында беренче өчлеккә күтәрелү мөмкинлеге бар. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов җиткерде.

Ел нәтиҗәләре буенча әлегә беренче урында – Ханты-Мансийск, икенчедә – Төмән, ә өченче баскычта Мәскәү чаңгычылары бара. Татарстан командасы өченче урыннан аз гына калыша.

"Барысы да сезонның соңгы стартыннан соң хәл ителә. Иртәгә Ханты-Мансийскида чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты старт ала. Татарстан җыелмасы анда катнашу өчен көчле состав белән китте. Шуңа да анда уңышлы чыгыш ясап, сезон нәтиҗәләре буенча өченче, хәтта икенче урынга күтәрелә алачагыбызга өметләнәбез", – диде Хәлил Шәйхетдинов.

Төгәлләнеп килә торган сезонга нәтиҗәләр чыгарып, министр урынбасары елның Татарстан чаңгычылары өчен уңышлы булуын ассызыклап узды.
 
"Аерым алганда Яшел Үзән чаңгычысы Андрей Ларьков даими рәвештә ил җыелмасы составында чыгыш ясады, ир-атлар командасына дөнья чемпионатында эстафетада көмеш медаль яуларга булышты. Анна Нечаевскаяның Казахстанда үткәрелгән Универсиадада уңышлы чыгышы, Зәй егете Егор Казариновның яшьләр арасында Америкада үткәрелгән дөнья чемпионатында җиңүчеләр өчлегенә эләгүе Татарстанда чаңгы спортының үсештә булуын күрсәтә", – диде Шәйхетдинов.
 
Алда торган максатлар буларак, Хәлил Шәйхетдинов чаңгы спортын республикада массакүләм дәрәҗәдә үстерү өстендә алып барылган эшне алга таба да дәвам итәчәкбез, дип ышандырды. "Республикада быел 21 модульле комплекс төзү планлаштырыла", – диде Хәлил Шәйхетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100