news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан чаңгычылары җәйге Россия чемпионатында катнаша

Чемпионат Төмән шәһәрендә уза.

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). 7-10 сентябрьдә Төмәннең “Жемчужина Сибири” кышкы спорт төрләре базасында чаңгыда узышу буенча җәйге чемпионат уза. Анда Татарстанның да иң көчле чаңгычылары катнашачак. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясеннән хәбәр иттеләр.

Татарстан данын 25 спортчы яклаячак. Алар арасында Россия җыелмасы составына кергән чаңгычылар – Андрей Ларьков, Артем Николаев, Анна Нечаевская, Анна Морковкина, Егор Казаринов, Данил Доценко һәм башка чаңгычылар бар.

Россия чемпионаты ярыш программасына спринтның классик төре, шулай ук чаңгы-роллерда ирекле стильдә индивидуаль узышлар да кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot