news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан чаңгычылары җәйге күнегүләр сезонын уңышлы узды – баш тренер

Республиканың Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе тренерлар Советы чираттагы утырышка җыелды.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). «Ялта-Зәй» спорт-әзерлек үзәгендә чаңгычы-узышчыларның гомуми физик әзерлеге буенча җәйге чемпионат кысаларында Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе тренерлар Советының чираттагы утырышы узды. «Көн үзәгендәге төп мәсьәлә – Татарстан чаңгычыларының җәйге сезон – күнегүләр чорына нәтиҗә ясау иде», – дип җиткерделәр «Татар-информ»га федерациянең матбугат хезмәтеннән.

Федерациянең вице-президенты, баш тренер Эдуард Галиев сүзләренчә, Татарстан чаңгычылары бүген яхшы формада.

«Күнегүләр сезоны яхшы узды. Җәйге периодта лагерьда авыл спорт мәктәпләрендә тәрбияләнә торган чаңгычыларны әзерләү буенча зур эш башкарылды. Чаңгычы-узышчыларның гомуми физик әзерлеге буенча җәйге чемпионат һәм беренчелек нәтиҗәләре без сайлаган юлның дөрес булуын күрсәтә», – дип фикерен җиткерде Эдуард Галиев.

Баш тренер сүзләренчә, хәзер инде ноябрь аенда башланачак кардагы әзерлекне уңышлы узарга кирәк.

Федерациянең тренерлар Советы утырышында үсмерләр арасында республика беренчелеген Татарстанның танылган чаңгычысы, дөнья чемпионатының көмеш призеры Андрей Ларьков призына уздыру карары кабул ителгән. Моннан тыш спортчыларны җыелма составка сайлап алу шартлары, республиканың ярыш календарен раслау кебек мәсьәләләр дә хәл ителгән.

Утырыш азагында Татарстанның Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе Башкарма директоры Артур Сабитов республика җыелмасының яңа әгъзаларына тулы комплектта спорт киемнәре дә тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100