news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан чаңгычылары яңа сезонга Австриядә әзерләнә

Шартлар яхшы: тауда – 8, тау астында +18 градус, ди тренерлары.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Татарстан Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенең яшьләр җыелмасы өлкән тренеры Алексей Зорин төркемендә шөгыльләнүче чаңгычылар яңа сезонга Австриядә әзерләнә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә федерациянең матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.

“Австриянең Рамзау төбәгендәге әзерлек 18 октябрьгә кадәр дәвам итә. Андагы составка Татарстан чаңгычылары – Анна Нечаевская, Анна Морковкина, Жанна Муровьева, Алена Мельникова, Алия Иксанова, Диләрә Сабирҗанова, Никита Сурков һәм Юлия Петрова керде”, – дип җиткерделәр федерациядән.

Берничә атнага сузылган Австриядәге җыеннарның өстенлеге бер үк вакытта тау биеклегендә һәм уртача биеклектә чаңгыда гына түгел, чаңгы-роллерда, скандинавия йөреше һәм йөгерү белән дә шөгыльләнә алу, дип ассызыклый белгечләр.

Тренер Алексей Зорин сүзләренчә, чаңгыдагы күнегүләр диңгезгә карата 2700 метр биеклектә узса, яшәү шартлары 1000 метр биеклеккә көйләнгән. “Шартлар яхшы: тауда – 8, тау астында +18 градус. Чаңгыда 2-2,5 сәгать шөгыльләнәбез. Төп максат – кардагы әзерлекне арттыру. Ә тау шартларында булу күнегү процесында бер адым алдан бару ул”, – дип җиткергән федерациянең матбугат хезмәтенә тренер Алексей Зорин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100