news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан чаңгычылары Россия ярышларында җиңү яулады
Җәйге чемпионат Төмән шәһәрендә узды.
Скопировать ссылку
(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Төмәннең “Жемчужина Сибири” кышкы спорт төрләре базасында чаңгычылар арасында җәйге Россия чемпионаты төгәлләнде. Өч көн дәвам иткән ярышларда илнең 225 чаңгычысы, шул исәптән Татарстаннан да 25 чаңгычы көч сынашты.
Ярышларның икенче көнендә 15 һәм 20 чакрым арага ирекле ысул белән шәхси узышларда хатын-кызлар арасында Татарстан чаңгычыларына тиңнәр булмады: яңа сезонда республика данын яклый башлаган Юлия Чекалева – беренче, Анна Нечаевская икенче урын яулады.
Ир-атлар арасында Төмән өлкәсе чаңгычысы Александр Большуновтан 2,9 секундка гына калышып, Яшел Үзән спортчысы Андрей Ларьков финишка икенче булып килде.
Ярышларның соңгы көнендә, старт беркетмәсе беренче ике ярыш нәтиҗәләреннән чыгып уздырылган кросста, Андрей Ларьков белән Анна Нечаевская көмеш медаль яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot