news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан чаңгычылары Россия кубогының чираттагы этабында медальләр яулады

Ярышлар 15-19 гыйнвар көннәрендә Киров-Чепецк шәһәрендә булды.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Татарстан спортчылары чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының өченче этабында бер алтын һәм ике көмеш медаль яулады. Бу хакта Татарстан Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Кубогының өченче этабы ярышлары 15-19 гыйнвар көннәрендә Киров-Чепецк шәһәрендәге «Перекоп» чаңгы-биатлон комплексы трассаларында узды. Ярышта илнең  28 төбәгеннән 220 спортчы, шул исәптән Татарстанның чаңгы ярышлары буенча җыелма командасының төп составы да, катнаша.

Программаны спринтер ярышлары ачып җибәргән. Хатын-кызлар 10 км дистанциядә классик стильдә узыша. Татарстан спортчысы Лариса Рясина икенче килеп, көмеш медаль яулый.

15 км дистанцияле ярышта татарстанлы Артем Николаев алтын медаль яулауга ирешә. Көмеш медальне шулай ук Татарстан спортчысы Андрей Феллер ала.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot