Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан чаңгычылары Россия кубогында алтын, көмеш һәм бронза медаль алды
15-19 гыйнварда Кирово-Чепецк шәһәрендә ярышларның өченче этабы узды.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан чаңгычылары Россия кубогында 10 һәм 15 чакрымга ирекле стиль белән узышта алтын, көмеш һәм бронза медаль алды. Бу турыда Россия Чаңгы ярышлары федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ир-атлар арасында үткәрелгән 15 километрга узышта Татарстан чаңгычысы Андрей Феллер беренче килде. Тагын бер татарстанлы Артем Николаев 2,1 секундка калышып, икенче булды. Төмән өлкәсе спортчысы Андрей Парфенов өченче урынны алды.
Чаңгычылар 10 километрга да узышты. Монда Татарстан спортчысы Лариса Рясина көмеш медаль алды. Ул Архангельск өлкәсе данын яклаучы Светлана Николаевага 2,9 секундка оттырган. Татарстанның икенче чаңгычысы Светлана Кузнецова бронза медаль алды.
- 15-19 гыйнварда Кирово-Чепецк шәһәрендә чаңгы буенча Россия кубогының өченче этабы узды. Анда Татарстаннан утыздан артык спортчы катнашты. 22 — 27 февральдә Сыктывкар шәһәрендә ярышлар финалы узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз