Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан чаңгычылары Россия кубогы ярышларында тулы составта катнаша
Хакасиядә Кубок ярышларының беренче этабы старт ала.
(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Хакасиянең Вершина Теи бистәсендә чаңгы ярышлары буенча 2017-2018 елгы сезон Россия кубогының беренче этабы старт ала. Анда Татарстан чаңгычылары тулы составта чыгыш ясаячак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.
«Ярышлар 2-3 декабрьгә билгеләнгән һәм мини-тур форматында үткәрелә. Программага ирекле стильдә спринт, классик ысул белән ярышуда индивидуаль узышлар кертелгән. Соңгысында хатын-кызлар – 5, ир-егетләр 10 чакрым арага узыша», – дип ачыклык керттеләр федерациядән.
Россия кубогы ярышларының беренче этабына илнең 40 төбәгеннән спортчылар җыела. Татарстан җыелма командасы анда тулы составта чыгыш ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз