news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан чаңгычылары Россия кубогы ярышларында җиңү яулады

Шәхси беренчелектә иң зур уңышка Анна Нечаевская иреште.

(Казан, 2 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Кичә Коми республикасы башкаласы Сыктывкар шәһәрендә чаңгыда узышу буенча Россия кубогы ярышларының финал этабы төгәлләнде. Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан командасы беренче урын яулыды. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстанның чаңгы ярышы һәм биатлон федерациясеннән хәбәр иттеләр.

Ярышларның беренче көнендә чаңгычылар ирекле ысул белән узышуда иң көчлеләрне ачыклады. 10 чакрым арага узышуда Анна Нечаевская (Татарстан/Вологодск чаңгычысы) 1 урын яулады. Ә ир-егетләрдән 15 чакрымга узышуда Тәтеш егете Артем Николаев – 6, Светлана Кузнецова (Яшел Үзән) – 7 нче булып килде.

Икенче ярыш көне дә безнең Анна Нечаевскаяга уңыш китерде – спринтта республика чаңгычысы 2 урынга күтәрелде. Татарстанның тагын бер чаңгычысы – Анна Морковина (Алабуга) – өченче, Максим Дьяков (Зәй) дүртенче булып финишка килде.

Ярышларның соңгы – дүртенче көнендә чаңгычылар скиатлон төре буенча (хатын-кызлар – 15, ир-егетләр 30 чакрым арага) җиңүчеләрне ачыклады. Әлеге узышта кабат Анна Нечаевская 1 урын яулады. Татарстанның калган чаңгычылары нәтиҗәсе: Артем Николаев – 8, Светлана Кузнецова – 8, Анна Морковкина – 10 нчы урын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100